2022 нче елның 7 нче июлендә Байлар Сабасы ш. т. б. «Олимп» футбол кырында ир-атлар арасында футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты призерларын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы катнашты.
"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Антонов Игорь (Сабагро 2 командасы), Геворгян Андроник (Сабагро 2 командасы) бүләкләнде.
Иң яхшы капкачы дип Нурмиев Данис (Сабагаз командасы) танылды.
Иң яхшы бомбардир исеменә Сабагаз командасы составында Сафиуллин Ниязга бирелде.
Чемпионат призерлары:
1 урын-Сабагаро 1 командасы;
2 урын-Сабагаз командасы;
3 урын-Сабагаро 2 командасы.
Район чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!