«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» - “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе

2022 елның 8 июле, җомга

"Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты" дәүләт казна учреждениесендә 8-нче июль көнне, гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә, Йолдыз Зиннурова бәйрәм чарасы уздырды.

Гаилә турында әңгәмә вакытында балалар тату гаиләләр сүрәтләнгән рәсемнәр буядылар . Тәрбияче сабыйларга безнең балалар йорты да матур бер гаилә икәнен, гаиләдә татулык , ярату , дуслык булырга тиеш икәнен аңлатты . Аннан соң тәрбияче белән берлектә ромашка чәчәге ясадылар . Ә ромашка - ул гаилә символы . Аклык , матурлык , чисталык , яхшылык билгесе .

Бәйрәм көн буе дәвам итте. Тәрбияләнүчеләр район үзәгендә урнашкан бик матур «Олимп» ял паркында күңелле уеннар уйнап ял иттеләр. Бу зур гаиләдә дуслык, хөрмәт, аңлашучанлык булсын дип тырышты тәрбияче.

Җир йөзендә барлык балалар да бәхетле булсыннар. Гаиләләрдә дуслык, ярату, тугрылык булсын, - дигән теләктә кала Йолдыз Зиннурова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International