ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2022 ел
якшәмбе

24-27 сентябрь көннәрендә Байлар Сабасы ш.т. б. «САБА-АРЕНА" сында акыл үсешендә тайпылышлары булган, терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән  һәм ИК-2 класслы затлар арасында өстәл  теннисы буенча "Татарстан Кубогы" Бөтенроссия ярышлары уза. Ярышларда РФнең 12 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 70тән артык спортчы катнаша.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

Бүген "Саба Арена" да традицион Саба якшәмбе турниры узды. Анда Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Кукмара, Арча һәм Саба районнарыннан килгән 44 яшь бадминтончылар катнашты.
Җиңүчеләр дипломнар алды, ә катнашучылар барысы да Түбән Кама командасы биргән татлы призлар алды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2022 елның 26 сентябре 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр көтелә.


24
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Иске Икшермә авыл җирлегендә 2023 елда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча гражданнар җыены үткәрелде.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

1995 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 24 сентябрь көнен профсоюз активисты көне буларак билгеләп үтү турында закон кабул итте. Туксанынчы еллар башында илебездә булган болганышлардан соң, җәмәгать оешмаларының күпчелеге үз исемнәрен үзгәрттеләр. Кайберләре хәтта эшләрен туктаттылар. Әмма профсоюз оешмасы ил күләмендә үз позициясен саклап кала алды.

23-25 сентябрь көннәрендә Казан бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уза. Бүген команда ярышлары төгәлләнде, анда Саба муниципаль районы командасы Казан шәһәренең бердәнбер лидерына гына оттырып, 2 нче урынны алды. Безнең команда составында Галиәхмәтова Регина, Волкова Татьяна, Каюмова Адилә, Миңнегалиев Илшат, Харисов Ильяс һәм Хаҗиев Исмал чыгыш ясадылар. Районыбыз спортчыларын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Ике басу Арташ авылында урамнарны төзекләндерү. Эшне "Рифстрой"ҖЧҖ башкара

Тэги: Арташ авыл җирлеге

23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Мишәбаш авылында юлларны төзекләндерү эшләре бара. Эшне «Рамазан»ҖЧҖ башкара

  Берничә ел дәвамында Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишегалды” программасы кысаларында күпфатирлы  гомуми йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерү эше башкарыла.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Дөньядагы тынычлык - аннан да мөһимрәк нәрсә булырга мөмкин? Кешеләргә шул кирәк. Бер тату гаилә булып, көн саен балаларны мәктәпкә җибәреп, яңа көн килүгә сөенеп һәм саф һава сулап яшәүдән дә рәхәтрәк әйбер бармы?.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International