Бу көннәрдә «Рамазан» ҖЧҖ Курсабаш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең үзара салым акчасына юл-урам челтәрен ремонтлауны төгәлләде. Корсабаш авылында Төзүчеләр урамында 134 м, Түбән Отар авылында 72 м Муса Җәлил урамында, Югары Отар авылында 16 м Мирная урамында һәм Сүлә авылында 16 м Татарстан урамында юл төзекләндерелде. 2022 елда авыл җирлеге буенча төзекләндерелгән юлларның гомуми озынлыгы 238 м тәшкил итте.
Бакчадагы тулып пешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп җиргә алтын көз килде. Бакчаларда кызыл, сары, алсу алмалар өлгергән, кызарып пешкән миләш, баланнар белән агачлар сыгылып утыралар. Менә шушы матурлыкны, муллыкны күреп хозурлану максатыннан Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән 22 сентябрь көнне “Алтын көз” дип исемләнгән экскурсиягә барды. Балалар табигатьнең кышка әзерләнүен, агач яфракларының төрле төсләргә керүен күзәттеләр. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең терлек азыгы әзерләү барышы белән таныштылар. Табигатькә экскурсияләр балаларда матурлыкны күрә белергә, туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле чара булып тора.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
24 сентябрь 06 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр.
Уку елы башында Үзәкләштерелгән бухгалтерияның планлаштыру бүлеге бухгалтерларының эшләре тагын да артып китә. Чөнки районның барлык бюджет оешмаларында тарификацияләр үткәрелә башлый. Барлыгы 79 оешма тарификация үтәргә тиеш булса, шуларның 70ендә бүген инде әлеге эш башкарылды.
Су башнясын ремонтлауга бәйле рәвештә 23 сентябрь көнне 13:00 дан 17:00 га кадәр "Бәләкәч" балалар бакчасында "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәп-интернатында", "Саба аграр көллиятендә", Объездная урамында урнашкан яңа мәктәптә, Җиңүнең 55 еллыгы, Пушкин, А.Кәримуллин, Солнечная, Сосновая, А. Кутуй, Шатлык, Азатлык, Рябиновая, Туганлык урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасын туплап куюыгызны сорыйбыз.
2022 елның көзге чорында урамнарга бункер кую графигы
(фигуралы җәяләр эчендә бункерлар куелачак йорт номерлары)
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә телефоннан чираттагы шалтырату килде. Сатучы рәсмиләштергән квитанциядә ремонт вакыты 30 көн дип күрсәтелгән. Бу вакыт бетте. Кибеткә шалтыраткач, ремонт вакыты 45 көн дип әйттеләр. Нигәдер эш көннәрен саныйлар. Сатучының гамәлләре законлымы?
«Саба " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында бәрәңге җыю бара
20 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Урман сукмакларында» дип аталган экологик сәгать үткәрделәр. Чарадан балалар урманнарның планетаның «үпкәсе» булуын белделәр, чөнки алар һаваны чистартырга һәм кислород җитештерергә булышалар. Табигать - зур хәзинә, ул кешегә үзенең бетмәс-төкәнмәс байлыгын юмарт бүләк итә. Ә кешеләр табигый байлыкларны сакчыл файдаланырга тиеш. ...Балалар белән викторина үткәрелде. Балалар барлык төр агачларны санап чыктылар, табигать турында шигырьләр укыдылар һәм табигатьнең җылы көнендә хәрәкәтле уеннар уйнадылар.