«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесендә “Көн белән төн тигезләшү көне”дип исемләнгән күңел ачу чарасы.

2022 елның 23 сентябре, җомга
2022 нче елның 23 нче сентябрендә “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты “нда тәрбияче Исмәгыйлова Э. Х. инициативасы белән “Көн белән төн тигезләшү” дигән күңел ачу чарасы үткәрелде. Максат: рус халкы традицияләренә кызыксынуны үстерү. 23 нче сентябрьдә көн белән төн тигезләшә. Көзге тигезлек бөтен җирдә көнне һәм төнне тигезли. Әлеге бәйрәмне күпләр уңыш көне дип тә белә, шуңа бәйле рәвештә ул төрле традицияләр белән бәйле. Ләкин ничек кенә булмасын, көзге тигезлек кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар һәм уеннар белән уздырыла. Безнең балалар да борынгы табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәрне чиштеләр. «Кояш һәм ай капкасы», «Көн һәм төн», «Миләш муенса»конкурсларында катнаштылар. Конкурслар оешкан төстә, кызыклы һәм эчтәлекле узды. Ахырда «Көзге тигезлек көне» дип аталган кызыклы фильм карадылар. Бүгенге көн сизелми дә узып китте. Тәрбиячеләр һәм балалар чарадан канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International