Алтын көз

2022 елның 23 сентябре, җомга

Бакчадагы тулып пешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп җиргә алтын көз килде. Бакчаларда кызыл, сары, алсу алмалар өлгергән, кызарып пешкән миләш, баланнар белән агачлар сыгылып утыралар. Менә шушы матурлыкны, муллыкны күреп хозурлану максатыннан Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән 22 сентябрь көнне “Алтын көз” дип исемләнгән экскурсиягә барды.  Балалар табигатьнең кышка әзерләнүен, агач яфракларының төрле төсләргә керүен күзәттеләр. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең терлек азыгы әзерләү барышы белән таныштылар. Табигатькә экскурсияләр балаларда матурлыкны күрә белергә, туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле чара булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International