«Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә силос әзерләү бара
16 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Кызыклы шәхесләр тормышы» циклыннан мәгълүмат сәгате үткәрделәр, анда катнашучыларны Зифа Кадыйрова һәм Галия Сафиуллинаның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. «Урланган яшьлек», «Мәхәббәт корбаннары» китапларына мәгълүмәт тәкъдим ителде. Авторларның повестьлары гади, халык телендә язылган һәм шуңа күрә укучыларга якын. «Яңа китап –яңа дус» китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәбиятка күзәтү ясалды. Чара барышында безгә җырчы һәм җырлар авторы Ринат Рәхмәтуллин кунакка килеп, яшьләр белән аралашты һәм тормышыннан кайбер фактларны сөйләргә өлгерде.
Татарстанда «Яшь гаилә» республика социаль ипотека программасы дәвам итә. Социаль ипотека алу өчен төп шартлар-Татарстанда яшәү һәм эшләү, шулай ук торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу.Мөрәҗәгать итүченең яше 35 яшьтән артмаска тиеш.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның җәендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Татарстан Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасында «Яшь гаиләләр»дигән яңа категория барлыкка килде. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту мәсьәләсендә ярдәм итүнең яңа механизмнарын эшләү һәм мөмкинлекләрне киңәйтү инициативасы белән чыкты. Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мондый механизм ГЖФ РТ белән берлектә эшләнде. Хәзер фатирны бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, ә яшь гаиләләрнең барлык категорияләре сатып ала ала. Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир белән хатын рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр катнаша ала, әгәр дә программада 36 яшьтән яшьрәк ир белән хатын катнашса да (ул гариза бирүче булып чыгыш ясаса). Программада ялгыз яшәүче балалары булса, тулы булмаган гаиләләр дә катнаша ала. Шулай ук күчемсез милек сатып алырга мөмкинлек бирүче керемне расларга кирәк.
ГЖФ РТ социаль ипотека программасында катнашу өчен учетка кую өчен гариза бирүченең теркәлү урыны буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
20 сентябрь көнне җылы көз кичендә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергә «Яшь комачауламый» дигән тематик сәгатькә җыелдылар. Чарада катнашучылар үзләренең тормыш юлларын искә төшереп, кайчандыр мәдәният йортының иҗади тормышында актив катнашуларын фоторәсемнәр аша искә төшерделәр, өлкән яшьтә туган яңа мөмкинлекләр турында сөйләштеләр. Архивтан һәм клуб тарихыннан, мәдәният йорты мөдире язган тарих язмаларын укыдылар. Күпчелек кунаклар үз хатирәләре белән чын күңелдән уртаклаштылар: үз теләкләренә һәм иҗади сәләтләренә үстерүгә катлаулы вакытларда да ирешкәннәрен. Китапханәче кызыклы басмалар белән таныштырды, «Гаилә учагы» журналыннан «Кода белән кодагый» мәкаләсен кычкырып укыды. Чара җылы дустанә атмосферада узды, яңа очрашуларга өметләнеп аерылыштылар.
20 сентябрь көнне Юлбат авыл китапханәсе мөдире мәдәният йорты һәм мәктәп китапханәсе белән берлектә "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" дип аталган тантаналы чара һәм "Казанга тарихи сәяхәт" исемле бердәм мәдәни дәрес үткәрделәр. Чарада балалар башкалабыз Казанның мәдәни һәм тарихи урыннары буенча виртуаль сәяхәт кылдылар. Китапханәче балаларга көндәлекне файдалану һәм тутыру кагыйдәләре белән таныштырды.Чара ахырында барлык катнашучыларга мәктәп укучысының мәдәни көндәлекләре тапшырылды. Бу гади көндәлек түгел, анда укучының эшчәнлеге чагылдырырга тиеш: мәнфәгатъләре, проблемалары, күзәтүләре, сәяхәтләре. Уку елы ахырында нәтиҗәләр ясалачак.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә.
21 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре нәни булачачак хуҗабикәләр өчен: "Кабак кына димәгез..." исемле мастер-класс үткәрделәр. Китапханәче кабакның файдалы үзенчәлекләре һәм аш-су китапларда булган яңа рецептлар тәкъдим итте. Юлбат мәдәният йорты мөдире кабактан торт пешерү буенча мастер-класс күрсәтте, һәм чарада катнашучылар белән бергә аны бизәделәр. Чара татлы кабак торты белән чәй табыны артында тәмамланды.
Найм шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзелеше (сатып алу) юнәлеше буенча гамәлгә ашырыла торган индивидуаль торак йортлар төзү буенча эшлекле киңәшмә
"САБА-АРЕНА" да өстәл теннисында тәрбияләнүчеләр арасында контроль - күчерү нормативларын тапшыру дәвам итә. Укучыларның спорт әзерлеге яхшы дәрәҗәдә. Өстәл теннисы секциясенең күпчелек спортчылары спорт нормасын нәкъ менә бик яхшы итеп тапшырырга омтылды. Нигездә, ТСС-3 группасының барлык спортчылары өстәл теннисы буенча нормативларын бик яхшы һәм яхшы билгеләренә үтәделәр, тренер Исмаилов Хайём Фәрхад улы. Йөгерү, озынлыкка сикерү, сикергечтә сикерү һәм өстәл теннисы өчен тупны ыргыту буенча "ярышлар" артта калды. Алда яраткан күнегүләр һәм ярышлар!