«Яшь комачауламый» дигән тематик сәгать

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

20 сентябрь көнне җылы көз кичендә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүчеләр белән бергә  «Яшь комачауламый» дигән тематик сәгатькә җыелдылар. Чарада катнашучылар үзләренең тормыш юлларын искә төшереп, кайчандыр мәдәният йортының иҗади тормышында актив катнашуларын фоторәсемнәр аша искә төшерделәр, өлкән яшьтә туган яңа мөмкинлекләр турында сөйләштеләр. Архивтан һәм клуб тарихыннан, мәдәният йорты мөдире язган тарих язмаларын укыдылар. Күпчелек кунаклар үз хатирәләре белән чын күңелдән уртаклаштылар: үз теләкләренә һәм иҗади сәләтләренә үстерүгә катлаулы вакытларда да  ирешкәннәрен. Китапханәче кызыклы басмалар белән таныштырды, «Гаилә учагы» журналыннан «Кода белән кодагый» мәкаләсен кычкырып укыды. Чара җылы дустанә атмосферада узды, яңа очрашуларга өметләнеп аерылыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International