Акыл үсешендә тайпылышлары булган, терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән һәм ИК-2 класслы затлар арасында өстәл теннисы буенча "Татарстан Кубогы" Бөтенроссия ярышлары

2022 елның 25 сентябре, якшәмбе

24-27 сентябрь көннәрендә Байлар Сабасы ш.т. б. «САБА-АРЕНА" сында акыл үсешендә тайпылышлары булган, терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән  һәм ИК-2 класслы затлар арасында спорт теннисы буенча "Татарстан Кубогы" Бөтенроссия ярышлары уза. Ярышларда РФнең 12 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 70тән артык спортчы катнаша.
Тантаналы ачылышта катнашучыларга Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов һәм ТР инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Идрис кызы Сафиуллина мөрәҗәгать итте.
Ярышлар тантаналы церемониядән соң ук башланды. Өстәл теннисы яхшы реакция һәм физик активлык таләп итә. Көндәшне уңышлы җиңәр өчен дөрес тактика һәм стратегияне сайлау бик мөһим, тиз һәм җитез булырга кирәк. Бүген боларның барысын да күрә алдык. Спортчылар менә дигән әзерлек, осталыкның югары дәрәҗәсе һәм нәтиҗә буларак якты һәм кызыклы матчлар күрсәттеләр. Ярышлар бик киеренке көрәш белән динамик иде. Көндәшләр үз позицияләрен бирмичә, ахыргача көрәште. Спортчыларга иртәгә команда ярышларында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International