Бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты

2022 елның 24 сентябре, шимбә

23-25 сентябрьдә Казан бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уза. Бүген команда ярышлары төгәлләнде, анда Саба муниципаль районы командасы Казан шәһәренең бердәнбер лидерына гына оттырып, 2 нче урынны алды. Безнең команда составында Галиәхмәтова Регина, Волкова Татьяна, Каюмова Адилә, Миңнегалиев Илшат, Харисов Ильяс һәм Хаҗиев Исмал чыгыш ясадылар. Районыбыз спортчыларын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International