Шәмәрдән балалар китапханәсе Шәмәрдән «Салават күпере» балалар бакчасы белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Урманга сәяхәт» квест-уены үткәрде. Балалар әти-әниләре белән карта ярдәмендә җиде станциядән торган маршрутка юл алдылар. «Сортировка овощей и фруктов», «Кто быстрее?», «Физкультминутка», «Собери листья и разбери», «День – ночь», «Загадки», «Сказки о волке и лисе» станцияләрендә җыр, бию һәм эстафета белән кызыклы төрле биремнәр көтә иде. Шулай ук квест барышында алып баручылар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләделәр. Уен азагында бүре - урманның баш санитары буларак, балалар белән «Чүп-чарны җыештырыгыз» эстафетасын үткәрде, ә «Сөмбелә» һәм «Төлке» квестны узган өчен аларга татлы призлар бүләк итте. Сәяхәт нәтиҗәләре буенча балалар һәм аларның ата-аналары бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.
Яңа Мичән авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, шагыйрь Нури Арслановның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Тылсымлы шагыйрь” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Үткәрелгән чарада китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белделәр. Аның сүзләренә язылган җырлар тыңланды.Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
23 сентябрьдә Мишә авыл җирлегенең Лесхоз бистәсендә һәм Сабабаш авылында 2023 елда үзара салым кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары булып узды
«Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2009 елдан бирле эшли.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Табигатьтә көз тантана итә. Илдә нинди генә вакыйгалар бармасын, һәр фасылның үз матурлыгы.
2022 елның 26-29 сентябрь көннәрендә "САБА-АРЕНА " спорт мәктәбе базасында бадминтон буенча Саба муниципаль районы оешма, предприятие, учреждение, ШЭ һәм авыл җирлекләре арасында шәхси-команда чемпионаты үткәреләчәк.
Төбәк авылында су башнясы алыштырылды.
Патриотик тәрбия программасын тормышка ашыру кысаларында без приютта тәрбияләнүчеләр белән "Минем гаиләм"рәсем конкурсы үткәрдек. Конкурста барлык балалар да катнаша.
24-25 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси чемпионаты узды. Саба районы вәкилләре елның йомгаклау турнирында лаеклы чыгыш ясадылар. Парлы разрядта 1 урынны Галиәхмәтова Регина алды. Ялгыз һәм парлы разрядларда 3 урынны Хәйриев Ильяс яулады. Пьедесталдан бер адымда безнең ике спортчыбыз Хаҗиев Исмал һәм Миңнегалиев Илшат тукталды, алар парлы разрядта 5 урынны яуладылар. Спортчыларны Татарстан Республикасы Чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!!!