Бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси чемпионаты

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

24-25 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси чемпионаты узды.
Саба районы вәкилләре елның йомгаклау турнирында лаеклы чыгыш ясадылар.
Парлы разрядта 1 урынны Галиәхмәтова Регина алды.
Ялгыз һәм парлы разрядларда 3 урынны Хәйриев Ильяс яулады.
Пьедесталдан бер адымда безнең ике спортчыбыз Хаҗиев Исмал һәм Миңнегалиев Илшат тукталды, алар парлы разрядта 5 урынны яуладылар.
Спортчыларны Татарстан Республикасы Чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International