Мишә авыл җирлегендә халык җыеннары

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

23 сентябрьдә Мишә авыл җирлегенең Лесхоз бистәсендә һәм Сабабаш авылында 2023 елда үзара салым кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары булып узды.

 Әлеге торак пунктларда яшәүчеләр 2023 елда гражданнарның үзара салым акчалары нинди максатларга һәм нинди мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтеләчәген билгеләделәр.

Шулай ук һәр торак пунктта халык җыенында Мишә авыл җирлеге башлыгы А.Х. Гатиятуллин халыкны агымдагы 2022 елда үзара салым җыю һәм файдалану нәтиҗәләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International