2022 елның 26-29 сентябре көннәрендә "САБА-АРЕНА " спорт мәктәбе базасында бадминтон буенча Саба муниципаль районы оешма, предприятие, учреждение, ШЭ һәм авыл җирлекләре арасында шәхси-команда чемпионаты үткәреләчәк. Җирәбә салу 26 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә була. Ярышларның нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Барлык бадминтон сөючеләрне дә чакырабыз.