Хатын-кыз депутатларның игътибар предметы булып ана һәм балачакны, гаилә һәм никах институтын социаль яклау тора. «Заманча сәламәтлек саклау», «Сыйфатлы белем бирү», «Дәүләтнең аерым кайгыртуына мохтаҗ балалар», «Дәүләт гаиләсе һәм демографик сәясәт» кебек юнәлешләр аерылып тора. Бу мәсьәләләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт структуралары һәм граждан җәмгыяте институтлары җитәкчеләре катнашындагы утырышларда, эш киңәшмәләрендә, «түгәрәк өстәлләрдә», дискуссия мәйданчыкларында даими тикшерелә.