"Без куркынычсыз дөнья өчен" Халыкара тынычлык көненә рәсем конкурсы

2022 елның 23 сентябре, җомга

Дөньядагы тынычлык - аннан да мөһимрәк нәрсә булырга мөмкин? Кешеләргә шул кирәк. Бер тату гаилә булып, көн саен балаларны мәктәпкә җибәреп, яңа көн килүгә сөенеп һәм саф һава сулап яшәүдән дә рәхәтрәк әйбер бармы?. Тынычлык һәрвакыт бөтен кешелек өчен кирәкле әйбер булды. Бу көн уңаеннан 22 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Без имин дөнья өчен" дип аталган Халыкара тынычлык көненә багышланган рәсем конкурсы үткәрделәр! Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Рәсемнәр якты, төсле иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International