1995 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 24 сентябрь көнен профсоюз активисты көне буларак билгеләп үтү турында закон кабул итте. Туксанынчы еллар башында илебездә булган болганышлардан соң, җәмәгать оешмаларының күпчелеге үз исемнәрен үзгәрттеләр. Кайберләре хәтта эшләрен туктаттылар. Әмма профсоюз оешмасы ил күләмендә үз позициясен саклап кала алды.