Бадминтон буенча Саба якшәмбе турниры узды

2022 елның 25 сентябре, якшәмбе

Бүген "Саба Арена" да традицион Саба якшәмбе турниры узды. Анда Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Кукмара, Арча һәм Саба районнарыннан килгән 44 яшь бадминтончылар катнашты.
Җиңүчеләр дипломнар алды, ә катнашучылар барысы да Түбән Кама командасы биргән татлы призлар алды.
15 яшькә кадәрге категориядә
1 урын Зәйниев Айназ (Саба)
2 урын Равилин Адель (Саба)
3 урын Семенова Софья (Түбән Кама)
3 урын Хантимирова Алисә (Саба)
13 яшькә кадәр малайлар арасында
1 урын Сафин Әгъләм (Саба)
2 урын Идрисов Нияз (Саба)
3 урын Латипов Рөстәм (Саба)
3 урын Гарифҗанов Раниль (Арча)
Кызлар арасында
1 урын Швецова Вероника (Түбән Кама)
2 урын Мансурова Регина (Саба)
3 урын Горбылева Мария (Казан)
3 урын Сафина Айсылу (Түбән Кама)
11 яшькә кадәр малайлар арасында
1 урын Рәхимов Адель(Саба)
2 урын Шәкүров Самат (Саба)
3 урын Ибраһимов Азамат (Саба)
3 урын Берстенев Егор (Казан)
Кызлар арасында
1 урын Шахмаева Мәдинә (Казан)
2 урын Фәйзуллина Ника (Яр Чаллы)
3 урын Әхмәтшина Самина (Саба)
3 урын Әхмәтшина Камилә (Саба)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International