8-12 нче ноябрьдән Казан шәһәрендә 2008 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында өстәл теннисы буенча ТР Беренчелеге узды. Өстәл теннисы буенча ТР беренчелеге нәтиҗәләре : Парлы разрядта иң көчле 32 пар катнашты. Ибраһимов М.,Полшков А. мактаулы 3 урынны яуладылар. Тренер Исмаилов Хайём Фарход улы. Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
10 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында «Тургай» фольклор коллективы белән «Битва умов» интеллектуаль уены үткәрелде.
Сәламәт тәндә – сәламәт рух. Физик яктан сәламәт кешенең генә югары энергияле, күтәренке рухлы булуын ассызыкларга теләгәндә, әнә шулай диләр.
Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре 9 ноябрь көнне “Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүче өлкәннәребез белән берлектә “ Минем бурычларым һәм хокукларым” дигән темага хокукый мәгълүмат сәгате уздырдылар.
Чарада Саба муниципаль районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнашты. Өлкәннәребезгә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, аларны төгәл үтәргә чакырдылар. Төрле уеннар,ребус, кроссвордлар аша аларның белемнәрен тикшерделәр. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
13 ноябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Авылым тарихы эзләреннән” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чарада “Туган якны өйрәнүчеләр” клубының эшчәнлегенә анализ ясалды. Очрашуда катнашучы авылыбызның өлкән мөхтәрәм кешесе, үткән тарихи кызыклы вакыйгаларны газета битләрендә яктырып баручы Шакиров Габделәхәт абый, авыл тарихын барлауга зур өлеш кертүче Багабиев Альберт абый белән Рузилә апа да үз фикерләрен җиткерделәр. Чарада үзәклештерелгән музейлар системасы җитәкчесе Саитова Венера Равил кызы да катнашып берләшмәнең эшен уңай бәяләде, изге теләкләрен җиткерде.
11 һәм 12 ноябрь көннәрендә Лаеш районының Троицкий бистәсендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXI республика яшьләр музыка-шигъри фестивале узды .
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү
Кешенең хокуклары – кеше тугач та бирелә торган хокуклар.Кешенең төп
хокукларын куллана алу мөмкинлеге аның җәмгыять һәм дәүләт алдындагы
бурычларын үтәве белән тыгыз бәйләнгән.Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб
хезмәткәрләре 9 ноябрь көнне “ Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүче
өлкәннәребез белән берлектә “ Минем бурычларым һәм хокукларым” дигән
темага хокукый мәгълүмат сәгате уздырдылар.Чарада Саба муниципаль
районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнашты.Өлкәннәребезгә юл йөрү
кагыйдәләрен искә төшереп, аларны төгәл үтәргә чакырдылар. Төрле
уеннар,ребус , кроссвордлар аша аларның белемнәрен тикшерделәр. Чара
ахырында истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә давыл кисәтүе
12 ноябрь кич, 13 ноябрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә 17-22 м/с көчле көнбатыш җиле көтелә,
13 ноябрьдә сәгать 00 дән 13 сәгатькә кадәр аерым районнарда бик көчле җил 25 м/с; урыны белән көчле яңгыр көтелә.
Шулай ук урыны белән көчле явым-төшем буларак юеш кар һәм яңгыр явачак, аерым районнарда күз күреме сизелерлек начараю белән буран, бозлавык, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.