"Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә җәяүлеләр тротуарын урнаштыру"
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
14 ноябрь 18 сәгатьтән 15 ноябрь 18 сәгатькә кадәр.
2022 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән :
- төнлә һәм иртән 15-20 м/с төньяк-көнбатыштан көчле җил;
- төнлә һәм көндез кыска вакытлы буран, юлларда бозлавык көтелә.
Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Фольклор иленә сәяхәт»дигән әдәби - танып белү сәяхәте уздырылды . Чараның максаты-балаларны татар халык әкиятләре, мәкальләр һәм әйтемнәр, уеннар белән таныштыру; балаларның татар мәдәниятенә карата кызыксыну тәрбияләү. Чара татар халкының гореф-гадәтләре турында әңгәмә рәвешендә уздырылды, мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар һәм әкиятләр, татар халкының уеннары белән таныштырылды. Чара ахырында яшь укучыларга әлеге тематика буенча китаплар тәкъдим ителде.
Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән "Юлда йөрсәң син өлгер, юл кагыйдәсен нык бел! " дип исемләнгән чара үткәрелде.
Юлда йөрсән, бул өлгер,
Юл кагыйдәсен нык бел!
Светофорның һәрбер төсен,
Юлның билгеләрен бел!!!
Юл билгеләре безгә
Бик күп нәрсә әйтәләр.
Кирәк чакта боералар,
Кирәк чакта кисәтәләр,
Һәлакәтләр булмасын дип,
Телидер hәрбер йөрәк.
Шуңа күрә дә йөргәндә,
Бик сак булырга кирәк!!!
13 нче ноябрь көнне “САБА-АРЕНА “ спорт мәктәбендә “Татарстан киләчәге” өстәл теннисы буенча “Трейд металл” республика лигасы узды. Безнең күршеләребез Кукмара һәм Теләче районнары спортчылары да актив катнашты, Түбән Камадан да кунаклар бар иде.
Рус бильярды-хәзерге дөньяда булган иң матур уеннарның берсе.
Кичә, 2022 елның 12 ноябрендә, «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбендә Саба муниципаль районы гомуми белем бирү учрждениеләре арасында һәм Саба аграр көллияте командалары арасында шахмат лигасының 2нче очрашуының 1нче туры узды.
13 ноябрьдә Казан шәһәрендә 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында фехтование буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Безнең мәктәп спортчысы Камолов Камол көмеш призер, Ибатуллин Инсаф шәхси разрядта бронза призер булды. Команда разрядында Татарстан командасы-5урында, составында Сөнәгатуллин Айрат. Татарстан 2 командасы көмеш призер. булды,составында Камолов Камол.Спортчыларны һәм тренер Шагиева Эльвира Хәнип кызын котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
13 нче ноябрьдә «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбендә бадминтон буенча традицион якшәмбе турниры узды.
Ни өчен балалар тренировкаларны ташлыйлар❓
Дөньяда даими бернәрсә дә юк. Баланың тренировкаларга бару теләге дә искәрмә түгел😔
Әлбәттә, без яшь спортчыларда тотрыклы, максатчан һәм һәрвакыт булачак чемпионнарны күрергә телибез, ләкин бу бары тик безнең теләкләр генә. Чынлыкта, балаларга бик күп тискәре факторлар белән эш итәргә туры килә, аларның тупланган критик массасы хәтта иң талантлы спортчының да ишекне ябып китүенә китерергә мөмкин.