Шахмат лигасы

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

 Кичә, 2022 елның 12 ноябрендә, «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбендә Саба муниципаль районы гомуми белем бирү учрждениеләре арасында  һәм Саба аграр көллияте командалары арасында  шахмат лигасының  2нче очрашуының 1нче туры узды.  ​ «Шахмат лигасы» ның 1нче турының 2нче очрашуында гомуми белем биру учреждениеләр   арасында 2 зонадан түбәндәге командалар очрашты:

1) 1нче Шәмәрдән лицее / «Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе» ( 42:8 )♟️ «Шахмат лигасы» ның узган елгы бронза призерлары көндәшләренә бер генә мөмкинлек тә калдырмыйча, очрашуның беренче минутыннан ышанычлы рәвештә очколар җыя башлады.☑️

 2)  « Иштуган урта мәктәбе» / Шәмәрдән лицее №2 ( 30:20 ) ♟️ Иштуган урта мәктәбе командасы  отуга ирешсә дә, «уен» буенча команда 2нче Шәмәрдән лицее Иштуган урта мәктәбеннән  калышмады.👍

 3) Явлаштау урта мәктәбе /  «Эзмә урта мәктәбе» ( 22,5:27,5 )♟️ Ике команда да тигез бардылар, очрашуда җиңүче очрашуның соңгы ике «түгәрәгендә» билгеләнде👆

«Шахмат лигасы» ның  2 нче очрашуында 1 нче турында Байлар Сабасының мәктәкәчә белем бирү учреждениесе  командалары очрашты:  №3 «Шоколад» /  №4 «Кыңгырау»( 22:14 ) Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында узган елгы «шахмат лигасы» чемпионнары быел да җиңүдән башлады️ ️

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International