Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
14 ноябрь 18 сәгатьтән 15 ноябрь 18 сәгатькә кадәр.
2022 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән :
- төнлә һәм иртән 15-20 м/с төньяк-көнбатыштан көчле җил;
- төнлә һәм көндез кыска вакытлы буран, юлларда бозлавык көтелә.
Теләсә-нинди бәла булган очракта, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.