Иләбәр авылы китапханәсе

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре 9 ноябрь көнне “Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүче өлкәннәребез белән берлектә “ Минем бурычларым һәм хокукларым” дигән темага хокукый мәгълүмат сәгате уздырдылар.

Чарада Саба муниципаль районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнашты. Өлкәннәребезгә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, аларны төгәл үтәргә чакырдылар. Төрле уеннар,ребус, кроссвордлар аша аларның белемнәрен тикшерделәр. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International