Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXI республика яшьләр фестивале

2022 елның 13 ноябре, якшәмбе

11 һәм 12 ноябрь көннәрендә Лаеш районының Троицкий бистәсендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXI республика яшьләр  фестивале узды . Ул ел саен «Сәләт» Клубы һәм «Сәләт» Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

     Ике көн дәвамында  күп кенә районнардан  һәм шәһәрләрдән килгән  җыр һәм шигърият сөюче укучылар конкурста  үзләрен сынадылар  һәм конкурсларга   әзерләнүдә кирәкле мастер-классларда  катнаштылар.

       Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллин  исемендәге  Саба балалар сәнгать мәктәбенең  җыр  сыйныфы солистлары һәм ансамбль егет-кызлары  гадәти булмаган форматта үткәрелгән шундый кызыклы конкурста катнашуларыннан бик канәгать булдылар.  Алар 12 нче ноябрь конне гала-концертта  диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Конкурс нәтиҗәләре:

Гарифуллина Айзилә - II дәрәҗә Лауреаты (укытучысы Дәүлиева Г.Р.)

Кашапов Илүзәр - III дәрәҗә Лауреаты (укытучысы Дәүлиева Г.Р., концертмейстер Маликова Ч.Ф.)

«Тамчы» вокаль  ансамбле - III дәрәҗә Лауреаты (укытучылары Харрасова Л. А.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International