Татарстан Республикасы территориясендә давыл кисәтүе
12 ноябрь кич, 13 ноябрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә 17-22 м/с көчле көнбатыш җиле көтелә,
13 ноябрьдә сәгать 00 дән 13 сәгатькә кадәр аерым районнарда бик көчле җил 25 м/с; урыны белән көчле яңгыр көтелә.
Шулай ук урыны белән көчле явым-төшем буларак юеш кар һәм яңгыр явачак, аерым районнарда күз күреме сизелерлек начараю белән буран, бозлавык, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Теләсә-нинди бәла булган очракта, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.
https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/4880805