ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Көек т. п. зираты территориясен төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

Тэги: окс ОКС

9
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Ел саен 9 сентябрьдә Бөтендөнья матурлык көне билгеләп үтелә. Россия бәйрәмгә 1999 елда кушылды. Халыкара эстетика һәм косметология комитеты инициативасы белән туган бу бәйрәм, асылташ кебек, күп яклары белән ялтырап тора. Асылда, безнең һәрберебез, яшькә һәм һөнәргә карамастан, бу көнне үзебезнеке дип саный ала. Бөтендөнья матурлык көне-тышкы кыяфәт турында сөйләшү өчен сәбәп кенә түгел, сәламәт үз-үзеңә бәя һәм үз-үзеңә мәхәббәт формалаштыруның мөһим мәсьәләләренә кагылу өчен менә дигән мөмкинлек тә. Безнең һәрберебез уникаль, һәм безнең эчке матурлыгыбыз ышаныч һәм бәхет тудыруда төп рольне уйный. 10 сентябрь көнне Бөтендөнья матурлык көненә багышланган «#Дарю тепло» акциясенә Иштуган авыл китапханәсе дә кушылды. Китапханә мөдире үтеп баручыларга матур буклетлар өләште һәм матурлык көне турында сөйләде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2025 елның 9 сентябрендә Эзмә мәктәбе гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышка Саба муниципаль районы прокуроры урынбасары чакырылган иде - Хафизов Камил Илдус улы. Ул "Финанс мошенниклыгына, шулай ук мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы тору" темасына чыгыш ясады. Мәктәп директоры яңа уку елына максатлар һәм планнар турында сөйләде

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Сигнализация эшләп китү белән укучылар, укытучылар һәм мәктәпнең башка хезмәткәрләре  һәм ыгы-зыгысыз бинадан,  якындагы чыгу юллары аша чыгып беттеләр. Гимназия каршына тиз арада янгын  сундеру булегеннән машиналар белән гадәттән тыш хәлләр  хезмәткәрләре тиз арада килеп җиттеләр. Катгый инструкция буенча эш итеп, укытучылар укучыларның чыгуын оештырдылар һәм мәктәптә булмаган укучыларны исәпкә алып, дәрестән чыгарылган балалар саны турында мәгълүмат тапшырдылар. Эвакуация 3 минут тизлектэ башкарылды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татарстанда федераль ташламадан файдалану хокукына ия 170 меңнән артык кеше социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада ала

Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең “Рәсем яса, Казан!” социаль проектында 400гә якын бала һәм өлкәннәр катнашты

 

1 сентябрьдән студентлар өчен йөклелек буенча пособие күләме үзгәрәчәк

"Барысы да алкоголь кулланудан туктый, тик кемдер моны әле исән чакта ук эшләргә өлгерә".  Бу ачы, ләкин дөрес цитата, ул уйланырга мәҗбүр итә.

Тэги: хастаханә

Иске Икшермә авылында юл челтәрен ремонтлау-торгызу эшләре башкарыла

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Түбән Симет авыл клубы бинасында ремонт эшләре төгәлләнде.

Тэги: окс ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International