Экстремизмга-юк

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

2025 нче елның 9 сентябрендә Саба гимназиясендә " Экстремизмга-юк!"айлык кысаларында,  гимназиядә педагоглар, хезмәткәрләр һәм укучылар эвакуациялэнде   . Уку эвакуациясе-мәктәптә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары системасында бик мөһим, җаваплы һәм катлаулы чараларның берсе. Сигнализация эшләп китү белән укучылар, укытучылар һәм мәктәпнең башка хезмәткәрләре  һәм ыгы-зыгысыз бинадан,  якындагы чыгу юллары аша чыгып беттеләр. Гимназия каршына тиз арада янгын  сундеру булегеннән машиналар белән гадәттән тыш хәлләр  хезмәткәрләре тиз арада килеп җиттеләр. Катгый инструкция буенча эш итеп, укытучылар укучыларның чыгуын оештырдылар һәм мәктәптә булмаган укучыларны исәпкә алып, дәрестән чыгарылган балалар саны турында мәгълүмат тапшырдылар. Эвакуация 3 минут тизлектэ башкарылды. Чара нормативлар нигезендә оешкан төстә узды. Мәктәптә мондый ойрәтү эвакуацияләре балаларга экстремаль ситуациядә гамәли күнекмәләр тәрбияләү максаты белән даими рәвештә уза. Без Саба муниципаль районы гадәттән тыш хәлләр  хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International