"Барысы да алкоголь кулланудан туктый, тик кемдер моны әле исән чакта ук эшләргә өлгерә" Бу ачы, ләкин дөрес цитата, ул уйланырга мәҗбүр итә.
Алкоголь куллану-ул һәрвакыт куркыныч!
Күпләр исерткеч эчемлекләрне ял итү һәм кәефне күтәрү ысулы дип саный. Ләкин бу иллюзия артында бөтен организмны агулаучы агулы матдә яшеренгән. Күпләр өчен алкоголь наркотик белән чагыштырырлык бәйлелек сәбәбе булып тора, кешене чираттагы "доза"га бәйле ихтыярсыз затка әверелдерә.
Проблеманы сирәк кем таный, күпчелек үз-үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә вәзгыятьне контрольдә тота алуларын исбатларга тырыша.
Алкогольнең куркынычсыз дозасы бармы? Юк!
Теләсә нинди күләмдә алкоголь үзендә куркыныч йөртә. Алкоголь белән проблемаларны булдырмауның иң нәтиҗәле ысулы-сәламәт яшәү рәвеше!