2025 елның 9 сентябрендә Эзмә мәктәбе гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышка Саба муниципаль районы прокуроры урынбасары чакырылган иде - Хафизов Камил Илдус улы. Ул "Финанс мошенниклыгына, шулай ук мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы тору" темасына чыгыш ясады. Мәктәп директоры яңа уку елына максатлар һәм планнар турында сөйләде