ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 7 декабрендә «Саба – Арена» Спорт мәктәбендә «ТР шәхси кубогы 2025»ның 4нче турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Кукмара , Теләче һәм Балтач районнары спортчылары катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды:

2010 елда туган һәм өлкәнрәкләр-В төркеме, ирләр:

1 урын-Мәүлетов Булат ( Байлар Сабасы)

2 урын - Җаббаров Алмаз ( Теләче)

3 урын-Галимҗанов Рәмис ( Балтач), Игнатьев Андрей ( Кукмара)

2010 елда туган һәм өлкәнрәк, кызлар:

1 урын - Җаббарова Фәридә ( Теләче)

2 урын-Кельмакова Азалия ( Кукмара)

3 урын-Васильева Ксения (Кукмара),

Зиатдинова Дилия (Балтач)

2011 елда туган һәм кечерәк, малайлар:

1 урын - Галимуллин Рәсүл (Саба)

2 урын - Идрисов Нияз(Саба)

3 урын-Рәхимов Гадел ( Саба) ,

Гайнетдинов Рәсүл ( Теләче)

2011 елда туган һәм кечерәк, кызлар:

1 урын-Сафина Элина ( Саба)

2 урын-Әхмәтшина Самина (Саба)

3 урын-Саруханян Милена (Теләче), Әхмәтшина Камила (Саба)

Чемпионнарны, призерларны, тренерларны котлыйбыз һәм 2025 елның 20-21 декабрендә Казанда узачак республика турында киләчәктә дә уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Төбәк авылы егетләре мәчет янындагы елганың яр буен чистарттылар. Алар яр буендагы агач-куакларны кистеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Саба муниципаль районында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе итеп Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф Идарәсе методисты Самарина Алина Казбековна билгеләнде.

Саба теннисчыларының искиткеч уңышы! Бүген 5 декабрьдә Мамадыш шәһәрендә мөһим ярышлар — өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. (Спорт ЛИН)спортчылар Саба районыннан бик шәп уен күрсәтеп, 6 алтын медаль яуладылар.

1 урын-Владимир Богданов.
1 урын-Алсу Нигматзянова. 
1 урын-Алина Хайруллина. 
1 урын-Тимур Шакиров. 
1 урын-Ксения Щава. 
1 урын-Айдар Идрисов. 
3 урын-Дамир Билалов.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

7
декабрь, 2025 ел
якшәмбе

Декабрь - иң тылсымлы ай. Һәр кешенең бер мизгелгә булса да әкияткә эләгәсе килә, анда теләсә нинди эш чын маҗарага әверелә. Нәкъ менә шул чорда кешеләр көндәлек эшләрдән ял итү һәм күңел ачу өчен бергә җыелалар. Китапханәче 7 декабрь көнне «Ак калфак» клубы әгъзалары өчен күңел ачу программасы үткәрде. Чарада катнашучылар белән бию хәрәкәтләре өйрәнелде, алар «Әдәби батл», «Сәламемне ал», «Әйләндерелгән җыр», «Кышкы караоке» дигән мавыктыргыч конкурсларында катнаштылар. Чара күңелле спорт ярышлары белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Явлаштау авыл китапханәсендә «Үз планетабызны саклыйк» дип аталган экологик сәгать булып узды. Аның максаты-балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Яшь укучылар китапханәче белән бергә табигать турындагы китап битләре буйлап сәяхәткә чыктылар. Алар су, һава һәм урманнарның чисталыгын саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Балалар әйләнә-тирә мохиткә ничек ярдәм итә алулары турында фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай ук алар кызыклы уеннар уйнадылар.
Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды. Балалар бик күп яңа нәрсәләр белделәр һәм планетабызның уникаль булуын, ә аның киләчәге безнең һәрберебезгә бәйле булуын аңладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

4 декабрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында 1 - 3 декабрьгә кадәр барган «Алтын кий» бильярд турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Турнир Россия Федерациясендә "Ватанны саклаучылар елы" ябылуга багышланган чаралар кысаларында узды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


6
декабрь, 2025 ел
шимбә

Игелек - мохтаҗларга ярдәм итү генә түгел, ә катлаулы хәлләрдә уңай якны күрә белү дә ул. Ә бүгенге көн безгә дусларыбызга һәм гаиләләребезгә колак салырга, аларны кадерләгәнебезне күрсәтергә һәм авыр мизгелләрдә ярдәм күрсәтергә кирәклеген искәртә. 6 декабрь көнне  Казанчы  Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Тормыш хакыйкате игелектә»дигән игелек сәгате үткәрелде. Балалар яхшылык һәм яманлык төшенчәләре, яхшылыкның кешеләр өчен никадәр мөһим булуы турында белделәр. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата яхшылык турында төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар, матур әдәбияттан бер-берсенә яхшы мөнәсәбәт мисалларын китерделәр һәм «яхшылык»сүзе белән мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Шулай ук кычкырып шигырьләр укыдылар . Чара тәмамлангач, китапханәче балаларга бәхет һәм игелек теләде, игелекле гамәлләр кылуны кызганмаска кушты

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа Мичән авылы зыяратларында көзге өмәләр дәвам итә. Халык көченнән килгәнчә эш кораллары белән зыяратны тәртипкә салырга җыелдылар. Ботак, ауган агачларны бер урынга җыю, вак куакларны чабу эшләре башкарылды. Өмәгә килгән кешеләргә Авыл җирлеге исеменнән зур рәхмәт җиткерелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International