ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

       Шекше төп  мәктәбендә инвалидлар декадасы  кысаларында күп төрле эшләр алып барылды. Мәктәбебездәге, авылыбыздагы мөмкинлекләре чикле кешеләрнең күңелләрен күреп, хәлләрен белештек. Мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларны чакырып,  мастер-класслар оештырдык. 8 нче декабрь көнне 6 нчы сыйныф укучылары тарафыннан концерт программасы күрсәтелде. Бу эшләр тукталмый алга таба да оештырылыр дип ышанабыз.

Тэги: Мәгариф идарәсе

       2025 елның 1 декабреннән Россиядә инвалидлар декадасы старт алды. Шуңа бәйле рәвештә, 4 декабрь көнне безнең приютта тәрбияләнүчеләр , тәрбиячеләре Саетова Г.Б.һәм Солтанова Р.Д. җитәкчелегендә "Лесхоз картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында" булдылар. Алар мөселман һәм православие тәсбихе  ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр бик канәгать калдылар. Безнең гомуми игътибарыбызга һәм мәхәббәтебезгә мохтаҗ булган кешеләр янында үткән бу көн беркемне дә битараф калдырмады.

Тэги: ОСЗ Тургай

    5 нче декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, тәрбиячеләр В.Р.Давлиева һәм Р.Д. Солтанова белән берлектә, бездә тәрбияләнүчеләр Югары Утар балалар интернат-йортында булдылар.  Алар Яңа елга  булмәләр бизәү  буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну белән бәйрәмчә бизәнү әйберләре булдырдылар. Бу иҗади күнекмәләрне үстерүгә һәм дустанә элемтәләрне ныгытуга ярдәм итте. Чара җылы һәм ягымлы атмосферада узды, катнашучыларга аралашу һәм уртак иҗат шатлыгы бүләк итте. Мондый тәҗрибә Яңа ел алдыннан матур һәм истә калырлык вакыйга булды.

Тэги: ОСЗ Тургай

8 декабрьдә Ике басу Арташ авылыннан Ярмиева Алфинур Каюмована Арташ үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мактаулы юбилярны Саба муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәрләмов һәм "Нырты "АХП "ҖЧҖ директоры Ильяс Илдус улы котладылар. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлау хатын тапшырды. Юбилярга сәламәтлек һәм иминлек телибез.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, гражданнарның һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен алдау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү фактларыннан яклау өчен, Саба муниципаль районының «Балкыш» АКБОДА әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

8
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә  «Сәләт - Саба» клубы активистлары «Сәләт» клубы президенты һәм вице- президенты белән очраштылар. Очрашу барышында клуб әгъзалары «Сәләт Саба» клубы эшчәнлеге, аның планнары һәм эш нәтиҗәләрен яктырткан презентция белән чыгыш ясадылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

 Катнашучыбыз Шәрифуллин Вилдан, өстәмә белем бирү педагогы Исмәгыйлев А.А. җитәкчелегендә, II урынга лаек булды. Вилданны яхшы нәтиҗәсе белән ихлас котлыйбыз, һөнәри әзерлеге һәм ярдәме өчен А.А. Исмәгыйлевка рәхмәт белдерәбез. Яңа җиңүләр, кызыклы идеяләр, алга таба үсеш телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Кыш алдыннан ГЛПС вирусын (бөер синдромы белән геморрагик бизгәк) күчерүче кимерүчеләрнең активлыгы арта, чөнки алар өйләрдә һәм хуҗалык корылмаларында җылылык һәм азык эзлиләр.Илдә иң еш очрый торган авыру - бөер синдромлы геморрагик бизгәк.

    Казанда «Иң мөһим кыйммәтләр»республика конкурсына йомгак ясалды. Ватанны саклаучылар елына багышланган «иң мөһиме турында» II Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда узды.. Иҗади бәйгедә 700 гә якын проект катнашты, финалга 243 җиңүче чыкты. Алар арасында бездә тәрбияләнүчеләр дә бар. Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

3 декабрь көнне Шекше мәдәният йортында Әниләр көненә һәм инвалидлар унконлегенә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйртдинов катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм әлеге вакыйганың мөһимлеген билгеләп үтте. Кунаклар өчен "Бөрлегән" үрнәк татар балалар фольклор коллективы тарафыннан концерт әзерләнгән иде. Яшь талантлар җыр - бию, музыка коралларында уйнап, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балалары уңышлары белән сөендергән әниләр һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларны яратып һәм кайгыртып тәрбияләүче әниләр аерым мәртәбәле кунак булдылар. Алар белән бергә бәйрәмгә аларның балалары да килгән иде. Концерт программасы күңелле уеннар һәм мавыктыргыч конкурслар белән гармонияле үрелеп барды, анда әниләр һәм балалар актив катнаштылар, бердәмлек һәм шатлык атмосферасы тудырдылар.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International