Кыш алдыннан ГЛПС вирусын (бөер синдромы белән геморрагик бизгәк) күчерүче кимерүчеләрнең активлыгы арта, чөнки алар өйләрдә һәм хуҗалык корылмаларында җылылык һәм азык эзлиләр.Илдә иң еш очрый торган авыру - бөер синдромлы геморрагик бизгәк.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк - киң таралган зоонозлы вируслы йогышлы авыру. Зооноз нәрсә аңлата? Димәк, төп резервуар, инфекция чыганагы - хайваннар, бөер синдромлы геморрагик бизгәк очрагында - тычкансыман кимерүчеләр. Ә табигатьтә кимерүчеләр булу бик сирәк түгел.
Кешедә бөер синдромлы геморрагик бизгәк зарарлануның төп юлы - аэроген (һава-тамчы һәм һава-тузан). Хайваннарның биологик бүленешендә булган патоген, тузан аэрозол рәвешендәге өске сулыш юллары аша кеше үпкәсенә керә, анда аның үрчү өчен уңайлы шартлар.
Кеше организмына һава-тузан юлы белән, урып-җыю, авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда, ауда, кимерүчеләр белән зараланга азык кулланганда, пычрак куллар аша, зарарланган тире япмалары аша, шулай ук таныш булмаган чмшмәләрдән су кулланган очракта үтеп керергэ мөмкин. Сулыш юлларының лайлалы тышчасы аша вирус канга эләгә һәм аларның югары үткәрүчәнлеген китереп, кан тамырларын зарарлый.
Зарарлануның азык-төлек юлы сирәк: кеше хайваннар бүленеше белән пычранган продуктны ашый ала, шул ук вакытта, авыру кеше инфекция чыганагы түгеллеген, шуңа күрә башкалар өчен куркынычсыз булуын истә тотарга кирәк.
Беренче симптомнар үзенчәлекле түгел: тән температурасы 38-40 ° C ка кадәр кискен күтәрелә, ул баш авырту, салкын тию, күңел болгану, бөтен тән авырту, тамак авырту һәм лимфа төеннәре ялкынсыну бергә бара. Еш кына бу симптомнар ангина яки гадәти салкын тидерү белән бутыйлар.
Бераз соңрак билдә һәм корсакта авырту, күрү үткенлеге кимү, күз алмаларында авырту кушылырга мөмкин, ул еш кына камчы сугуга охшаган полосалар рәвешендә кузәтелә.
Тагын да яхшырак, түбәндәге профилактика кагыйдәләрен үтәп, инфекциядән саклану.
Бу гади кисәтү кагыйдәләрен үтәп, якыннарыгызның сәламәтлеген һәм узегезнең сәламәтлегегезне саклап калыгыз!