3 декабрь көнне Шекше мәдәният йортында Әниләр көненә һәм инвалидлар унконлегенә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйртдинов катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм әлеге вакыйганың мөһимлеген билгеләп үтте. Кунаклар өчен "Бөрлегән" үрнәк татар балалар фольклор коллективы тарафыннан концерт әзерләнгән иде. Яшь талантлар җыр - бию, музыка коралларында уйнап, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балалары уңышлары белән сөендергән әниләр һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларны яратып һәм кайгыртып тәрбияләүче әниләр аерым мәртәбәле кунак булдылар. Алар белән бергә бәйрәмгә аларның балалары да килгән иде. Концерт программасы күңелле уеннар һәм мавыктыргыч конкурслар белән гармонияле үрелеп барды, анда әниләр һәм балалар актив катнаштылар, бердәмлек һәм шатлык атмосферасы тудырдылар.