2025 елның 1 декабреннән Россиядә инвалидлар декадасы старт алды. Шуңа бәйле рәвештә, 4 декабрь көнне безнең приютта тәрбияләнүчеләр , тәрбиячеләре Саетова Г.Б.һәм Солтанова Р.Д. җитәкчелегендә "Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында" булдылар. Алар мөселман һәм православие тәсбихе ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр бик канәгать калдылар. Безнең гомуми игътибарыбызга һәм мәхәббәтебезгә мохтаҗ булган кешеләр янында үткән бу көн беркемне дә битараф калдырмады.