Казанда «Иң мөһим кыйммәтләр»республика конкурсына йомгак ясалды. Ватанны саклаучылар елына багышланган «иң мөһиме турында» II Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда узды. Иҗади бәйгедә 700 гә якын проект катнашты, финалга 243 җиңүче чыкты. Алар арасында бездә тәрбияләнүчеләр дә бар. Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез!