Тормыш хакыйкате игелектә

2025 елның 6 декабре, шимбә

Игелек - мохтаҗларга ярдәм итү генә түгел, ә катлаулы хәлләрдә уңай якны күрә белү дә ул. Ә бүгенге көн безгә дусларыбызга һәм гаиләләребезгә колак салырга, аларны кадерләгәнебезне күрсәтергә һәм авыр мизгелләрдә ярдәм күрсәтергә кирәклеген искәртә. 6 декабрь көнне  Казанчы  Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Тормыш хакыйкате игелектә»дигән игелек сәгате үткәрелде. Балалар яхшылык һәм яманлык төшенчәләре, яхшылыкның кешеләр өчен никадәр мөһим булуы турында белделәр. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата яхшылык турында төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар, матур әдәбияттан бер-берсенә яхшы мөнәсәбәт мисалларын китерделәр һәм «яхшылык»сүзе белән мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Шулай ук кычкырып шигырьләр укыдылар . Чара тәмамлангач, китапханәче балаларга бәхет һәм игелек теләде, игелекле гамәлләр кылуны кызганмаска кушты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International