Явлаштау авыл китапханәсендә «Үз планетабызны саклыйк» дип аталган экологик сәгать булып узды. Аның максаты-балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Яшь укучылар китапханәче белән бергә табигать турындагы китап битләре буйлап сәяхәткә чыктылар. Алар су, һава һәм урманнарның чисталыгын саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Балалар әйләнә-тирә мохиткә ничек ярдәм итә алулары турында фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай ук алар кызыклы уеннар уйнадылар.
Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды. Балалар бик күп яңа нәрсәләр белделәр һәм планетабызның уникаль булуын, ә аның киләчәге безнең һәрберебезгә бәйле булуын аңладылар.