4 декабрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында 1 - 3 декабрьгә кадәр барган «Алтын кий» бильярд турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Турнир Россия Федерациясендә "Ватанны саклаучылар елы" ябылуга багышланган чаралар кысаларында узды. Партияләр арасында катнашучылар, тәнәфесләрдә башка уеннарда да үз көчләрен сынап карый алдылар. Алар арасында шахмат, шашка, нард һәм домино уеннары да уйналды. Барлык катнашучылар да югары дәрәҗәдә уңышларга ия булдылар һәм призлы урыннар өчен кыю көрәштеләр. Барлык катнашучыларны уеннарда актив булулары белән котлыйбыз.