«Ак калфак» клубы әгъзалары өчен күңел ачу программасы

2025 елның 7 декабре, якшәмбе

Декабрь - иң тылсымлы ай. Һәр кешенең бер мизгелгә булса да әкияткә эләгәсе килә, анда теләсә нинди эш чын маҗарага әверелә. Нәкъ менә шул чорда кешеләр көндәлек эшләрдән ял итү һәм күңел ачу өчен бергә җыелалар. Китапханәче 7 декабрь көнне «Ак калфак» клубы әгъзалары өчен күңел ачу программасы үткәрде. Чарада катнашучылар белән бию хәрәкәтләре өйрәнелде, алар «Әдәби батл», «Сәламемне ал», «Әйләндерелгән җыр», «Кышкы караоке» дигән мавыктыргыч конкурсларында катнаштылар. Чара күңелле спорт ярышлары белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International