30 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә 50-60 ел бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр. Ике гаилә дә соклануга һәм хөрмәткә лаек, юбилярлар чыннан да “алтын кешеләр” – авыл үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннары. Аларның гаилә юлы гаиләләренә тугрылыклары, хөрмәт, түземлелек, бер-берсенә булган мәхәббәтләре өчен горурлык уята. Еллар узу белән тупланган Гаилә кыйммәтләре аларның балалары өчен төп тормыш ориентирларына әверелгән. Чара барышында юбилярлар гаилә тормышының битләрен “ачып” карадылар: туй көнен һәм бәхетле мизгелләрне искә алдылар. Ирле-хатынлы озын гомер рецепты турында ике гаилә дә гади генә сөйли: бергә үткәргән һәр мизгелнең кадерен белергә, бер-береңне яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Юбилярларны тормышларындагы искиткеч вакыйга белән котлап, хезмәт коллективлары, хезмәттәшләре, балалары, туганнары чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Узган ял көннәрендә гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылды, анда йөзләгән кеше катнашты.
30 сентябрьдә Саба район китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы булды. Китапханә буенча экскурсия үткәреп, эшчәнлек, проектлар, ирешелгән нәтиҗәләр белән белән таныштырдык, тәҗрибә уртаклаштык. Кунакларыбыз хезмәтебезгә зур бәя бирделәр.
Көз - ул уңыш җыю вакыты һәм җиләк-җимеш, яшелчәләрнең муллыгы бәйрәме
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә «Милләтләр кроссы - 2025» Бөтенроссия йөгерү көне һәм «Татарстан кроссы - 2025» республика бәйгеләре кысаларында массакүләм йөгерү ярышы булып узды.
27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көнне тагын да күңелле һәм файдалы итү, туган ягыбызның матур табигате, бай тарихы белән таныштыру максатыннан Саба туган якны өйрәнү хезмәткәрләре «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча экскурсия оештырды.
Якташларыбыз Сабаны бөтенләй башка яктан ачып, күп яңа мәгълүмат туплап, җылы аралашу һәм күңелле ял өчен рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.
26 сентябрьдә Сатыш авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы 2025» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.
26 сентябрь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Көзге муллык» исеме астында «Ак калфак» клубы әгъзалары белән утырыш үткәрелде.
Дөньяда,тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су иген игергә, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерергә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.
Курсабаш авылында авыл халкы ярдәме белән “Югары оч” чишмәсендә ремонт эшләре башкарылды.
Курсабаш авыл җирлегенең Түбән Утар торак пунктында «Гошер сәдака-2025» хәйрия акциясе узды. Биредә яшәүчеләр мул уңыш җыеп алдылар һәм үстерелгән яшелчәләрне мохтаҗлар белән уртаклаштылар. Авыл халкы, аз керемле гаиләләргә тапшыру өчен, бәрәңге, суган, сарымсак, чөгендер, ташкабак, кабак, кишер, кәбестә һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын тапшырды.