30 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә 50-60 ел бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр. Ике гаилә дә соклануга һәм хөрмәткә лаек, юбилярлар чыннан да “алтын кешеләр” – авыл үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннары. Аларның гаилә юлы гаиләләренә тугрылыклары, хөрмәт, түземлелек, бер-берсенә булган мәхәббәтләре өчен горурлык уята. Еллар узу белән тупланган Гаилә кыйммәтләре аларның балалары өчен төп тормыш ориентирларына әверелгән. Чара барышында юбилярлар гаилә тормышының битләрен “ачып” карадылар: туй көнен һәм бәхетле мизгелләрне искә алдылар. Ирле-хатынлы озын гомер рецепты турында ике гаилә дә гади генә сөйли: бергә үткәргән һәр мизгелнең кадерен белергә, бер-береңне яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Юбилярларны тормышларындагы искиткеч вакыйга белән котлап, хезмәт коллективлары, хезмәттәшләре, балалары, туганнары чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.