«Көзге муллык» исеме астында «Ак калфак» клубы әгъзалары белән утырышы

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

26 сентябрь көнне Казанчы  Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  «Көзге муллык» исеме астында  «Ак калфак» клубы әгъзалары белән утырыш үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар көзге атмосферага чумдылар: көз айлары, көзнең үзенчәлекле билгеләре турында сөйләделәр. Көзнең төрле булуын искә төшерделәр. Берсе-якты һәм уңдырышлы, «алтын»дип атала. Икенчесе-моңсу, салкын яңгыр, зәңгәр күк йөзе, коела торган яфраклары, иртәнге салкынлыгы. Һәм ул «Соңгы көз»дип атала. Шулай ук барысы да бердәм рәвештә «уңыш табышмакларын» чиштеләр һәм конкурсларда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International