ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

31 декабрь көнне Сабабаш авыл клубында «Яңа ел чыршысы янында очрашу»бәйрәм программасы үтте.
Кичә Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улының яңа ел котлавы һәм «иң яхшы Яңа ел бизәлеше»конкурсында җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшыру белән ачылды. Оештыручылар тарафыннан кызыклы һәм бай эчтәлекле бәйрәм кичәсе программасы әзерләнгән. Концерт номерлары арасында Яңа ел конкурслары һәм кызыклы уеннар уздырылды
Барлык катнашучыларны Яңа ел бәйрәменең төп кунаклары – Кыш Бабай, Кар Кызы белән очрашу көтте.
Катнашучылар төп кунаклар Кыш Бабай һәм Кар кызы исеменнән Яңа ел призлары алдылар.
 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

31 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында Яңа ел чараларының икенче өлеше - "Яңа ел бизәкләре"дип аталган күңелле уеннар һәм конкурслар булып узды. Бүген Тамашачы тамашачы ролендә түгел, ә төп актер ролендә чыгыш ясады. Кызыклы уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Авылдашлар уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм, әлбәттә, беркем дә бүләксез өйгә кайтып китмәде. Кемдер үзен җитезлектә, кемдер-тапкырлыкта сынады, һәм һәр катнашучы үзен иң яхшы итеп күрсәтте. Күңел ачу, көлү, шаянлык, елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрә иде. Без авылдашларыбызга бүгенге чарада актив катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, барыбызны да Яңа ел белән котлыйбыз, тынычлыкта һәм иминлектә яшәргә телибез

Тэги: Мишә авыл җирлеге

30 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында «Һайбулла + мәһаббәт FM, ягъни Новая год хикмәтләре»дигән яңа ел концерт - күңел ачу программасы үтте. Бәйрәм чарасын авыл җирлеге башлыгы А.Х. Гатиятуллин ачып җибәрде. Азат Хөрмәт улы халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, оешмаларны һәм шәхси хуҗалыкларны Яңа елга территорияләрне бизәү өчен грамоталар белән бүләкләде. Тамашачылар игътибарына искиткеч яңа ел тамашасы күрсәтелде. Программаның нигезе «Кавказская пленница и другие приключения Шурика»фильмы булды. Программаның төп герое Хәйбулланың кар кызына ничек өйләнергә теләве турындагы тарихы. Моның өчен аңа аны юлбасарлар ярдәмендә урларга туры килә. Ләкин Кыш Бабай оныгын коткара һәм алмашка Хәйбуллага хатын бүләк итә. Театральләштерү үзешчәннәрнең искиткеч яңа ел җырлары һәм "Шома бас" һәм "Карамелька"бию коллективлары бүләк иткән якты, дәртле биюләр белән алмашынды. Яңа ел бәйрәм программасы барлык тамашачыларны да уңай якка этәрде

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2025 елны тәмамлап, яңа елга аяк бастык. Алда яңа ел яллары. Ә Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре өчен 2026 елның беренче эш көннәре инде башланды, алда еллык отчётлар көтә.

 

Афиша

Югары Симет авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Кышкы әкиятләр буенча сәяхәт» викторинасы, малайлар һәм кызлар өчен күңел ачу уеннары үткәрделәр. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

7 гыйнварда христианнар Раштуаны-иң төп һәм якты православие бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәләр.

 Бу бәйрәм уңаеннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар җыелып, яшьлектәге җырларын искә төшерделәр һәм җырладылар, гармунга көйләр тыңладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Чәбия Чүрчи авыл клубында традицион җиңелүсез "могҗиза көтеп!" Яңа Ел лотереясе уздырдылар.". Лотерея билетлары уйнату-авыл клубында кунаклар белән очрашу, аралашу, күңелле вакыт үткәрү өчен сәбәп ул.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Чәбия Чүрчи авыл клубында балалар өчен яңа ел чыршысы узды . Яңа ел-әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр. Балаларны котларга һәм алар белән бергә күңел ачарга Кар Кызы һәм Кыш Бабай, клоун килде. тылсымчы һәм Төлке-Патрикеевна.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

6
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре - әкият һәм тылсым чоры... Яңа ел бусагасын атлап кергән көннәрдә, күңелдә аеруча җылы була. Бу гаҗәеп вакыт, йөрәк һәм җан могҗиза көтеп тула..

 6 нче январь  көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Кышкы әкият ясыйбыз" дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста катнашучыларга кышкы әкият ясарга тәкъдим ителде. Һәркем үзенең рәсемендә гаҗәеп һәм онытылмас кышкы әкият турындагы күзаллауларын чагылдырды. Күп кенә рәсемнәр якты хыял, фантазиялелеге һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Китапханәдә  «Кышкы  әкият юллары буйлап” дтп исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә балаларның яраткан кышкы әкиятләре куелды. Алар арасында Х.Андерсенның «Снежная королева»,В.Одоевскийның «Мороз Иванович», Рус халык әкияте «Морозко», «По шучьему веленью» һ.б.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International