ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Гафиятов Халит Гыймади улы 1985-1990 елларда Саба районы прокуроры була. Район прокуроры вазифасыннан киткәннән соң, Х.Г. Гафиятов 2000 елның мартына кадәр прокуратура тикшерүчесе булып эшли. Район прокуратурасы бинасын төзүдә актив катнаша, моның өчен Генераль прокурор тарафыннан бүләкләнә. Әлегә кадәр прокуратура чараларында актив катнаша.

Физик активлык-йөрәк сәламәтлегенә, куркынычларны киметүгә, кәефне һәм энергияне яхшыртуга табигый юл. Йөрәгегез турында бүген үк кайгырта башлагыз.

Тэги: хастаханә

Кече Кибәче авыл китапханәсе мөдире "Ак калфак"клубы өлкәннәре өчен бәйрәм оештырды. Бу клуб СВО егетләре өчен даими хәйриячелек белән шөгыльләнә. Алар күңелле итеп чәй эчеп утырдылар һәм концерт номерларыннан ләззәт алдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте.   Әлеге күркәм чарада Курсабаш авыл җирлегеннән Фәхретдиновлар гаиләсе катнашы. Юбилярларны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миннеханов бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Оешма җитәкчеләре, юбиляр парларның балалары тәбрикләде. Без юбилярларга бәхет, сәламәтлек һәм тагын күп еллар бергә булуларын телибез! Һәр көн шатлык һәм елмаю белән тулы булсын!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

1 нче октябрь көнне Түбән Утар авылы клубында “Халыкара өлкәннәр көне”нә багышланган бәйрәм үткәрелде. Аны  Түбән Утар авыл клубының хезмәткәрләре оештырды. Чакырылган кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде.Бәйрәм кунаклар башкаруында акапель җырлары, биюләр һәм үзләре язган шигырьләрне уку белән үрелеп барды. Чара чәй эчү белән дәвам итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Җирлек башлыгы А.К. Сафин төрле тармаклардагы өлкәннәрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Ул инвалид пенсионерларга, ликвидацияләнгән предприятиеләр пенсионерларына һәм күчеп килүчеләргә азык-төлек пакетлары тапшырды. Шулай ук җирлек башлыгы Лесхоз ДИПИ сында булды һәм анда тәрбияләнүче Шәймәрданов Зөфәр Батыр улы янына барды, аңа да пакет тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

   Барлык өлкәннәр дә туганнары белән янәшә яшәми. Кайберләре картлар йортларында яши. Бүген Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы  өлкәннәр интернат-йортында яшәүче авылдашларыбызны бәйрәм белән  котлады.

   Без картлар йортларында яшәүче авылдашларыбызны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тыныч тормыш телибез.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

   Барлык өлкәннәр дә туганнары белән янәшә яшәми. Кайберләре картлар йортларында яши. Бүген Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы  өлкәннәр интернат-йортында яшәүче авылдашларыбызны бәйрәм белән  котлады.

   Без картлар йортларында яшәүче авылдашларыбызны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тыныч тормыш телибез.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте. Әлеге күркәм чарада Юлбат авыл җирлегеннән Нигъмәтҗановлар гаиләсе катнашы. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International