ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2024 ел
чәршәмбе

Явлаштау мәдәният йортында авылыбыз үзешчәннәре һәм Явлаштауда туып үскән,белем алган һәм хәзерге вакытта читтә яшәүче авылдашларыбыз катнашында “Мин бит авыл баласы “ дип исемләнгән  зур концерт булып узды. Җырлы-биюле, матур хәтирәләрне яңарткан әлеге концерт барлык тамаша күңеленә дә хуш килде. Концертны оештыручыларга ,барлык катнашучыларга иҗади уңышлар телибез.

17 май көнне Сатыш мәдәният йортында "Гаилә - ил терәге" бәйгесенең җирлек этабы булып узды. Әлеге бәйгедә Сатыш авылыннан Ахметовлар, Маннановлар, Җәләлиевләр гаиләсе катнашты. Гаиләләр 10 турдан торган бәйгедә үзләренең көчен сынадылар. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында иске йорт сүтелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы балалар майданчыгында ремонт һәм буяу эшләре башкарылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Гаилә елына багышланган  иҗат-отчет концерты үтте. Чарада мәктәп укучылары, иҗади гаиләләр чыгыш ясады. Бәйрәмебез кунаклары - укучыларыбызның әти-әниләре балаларының уңышларына, сәләтләренә сокланып карадылар. Иҗади кичә күтәренке рухта үтте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21
май, 2024 ел
сишәмбе

 2024 елның 22 маенда МББУ "Эзмә мәктәбе"ндә 8,9 һәм 10 сыйныф укучылары өчен "Х. һәм А. Валиуллинар исемендәге Саба балалар сангәть мәктәбенең" укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы "Татар бизәкләре" дигән татар бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучыларга эшләнмәне әзерләү технологиясе һәм аны турыдан-туры бизәкләү күрсәтелде. Укучылар үз зәвыгы белән бизәнү әйберләрен яратып башкардылар һәм мастер-классны тәмамлагач, эпоксид сумала белән тутырдылар. Милли татар бизәнү әйберләрен кием-салымны бизәү өчен генә түгел, сувенир һәм бүләк итеп тә кулланырга мөмкин. Барлык укучыларга да яңа технологияләр үзләштерүдә уңышлар телибез.

Тэги: мәдәният бүлеге

Проектлаучы оешманың вәкилләре белән Байлар Сабасының Тукай урамындагы паркын төзекләндерү буенча киңәшмә узды.

Тэги: окс ОКС

Иске Икшермә авыл җирлеге яшьләренең спорт тормышы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

17 майда Иске Икшермә авыл мәдәният йортында "Гаилә - ил терәге" район конкурсының торак этабы узды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

19 майда Россиядә балалар иҗтимагый оешмалары көне билгеләп үтелә. Элек ул Пионерлар көне дип аталган. Пионерлар көне тарихы совет чорының башында башлана һәм бик күп данлыклы битләрне үз эченә ала.

Тимершык урта мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Хантимирова Альбина Мөбарәкҗан кызы педагогик оештыручы, Гыйниятуллина Илһамия Искәндәр кызы белән берлектә, «Пионериядән алып балалар иҗтимагый берләшмәләренә кадәр» күргәзмәсен әзерләделәр.

Балалар пионер атрибутлары белән таныштылар, барабанда уйный алдылар, пилоткалар һәм галстуклар киеп карадылар, балалар оешмалары барлыкка килү тарихы турында күп яңалыклар белделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International