Пионерлар көне

2024 елның 21 мае, сишәмбе

 1

19 майда Россиядә балалар иҗтимагый оешмалары көне билгеләп үтелә. Элек ул Пионерлар көне дип аталган. Пионерлар көне тарихы совет чорының башында башлана һәм бик күп данлыклы битләрне үз эченә ала.

Тимершык урта мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Хантимирова Альбина Мөбарәкҗан кызы педагогик оештыручы, Гыйниятуллина Илһамия Искәндәр кызы белән берлектә, «Пионериядән алып балалар иҗтимагый берләшмәләренә кадәр» күргәзмәсен әзерләделәр.

Балалар пионер атрибутлары белән таныштылар, барабанда уйный алдылар, пилоткалар һәм галстуклар киеп карадылар, балалар оешмалары барлыкка килү тарихы турында күп яңалыклар белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International