ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2024 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә  авылы Ленин урамында ЩПС республика программасы  нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач”  ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Адыгея республикасының Тлюстенхабль бистәсендә Россия команда чемпионаты  һәм стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

18 һәм 19 майда Байлар Сабасындагы "Аргамак" картодромында картинг буенча төбәк-ара ярышлар узды.

18-19 май көннәрендә  “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды.

2024 елның 21 май  13.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.


21 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе көтелә, боз явуы ихтимал.

Мишә  авыл башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (сәркатибе) авыл районнарында яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионатында шәхси разрядта катнашты.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

15 май көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре, Килдебәк китапханәчесе  белән берлектә, Халыкара Гаилә көненә  карата  «Гаилә – бәхет ачкычы» исемле ял кичәсе оештырдылар.  Гаиләләрендә булган гореф-гадәтләр һәм мавыгулар турында сөйләделәр. Китапханәче әңгәмәгә якты тематик күргәзмә әзерләде. Гаилә турында шигырьләр укылды, гаиләнең әһәмияте турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Викторинада катнаштылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

20 май көнне Саба яр буенда фән олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урын алган укучыларны район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы котлады. Шулай ук аларның укытучылары һәм ата-аналары тәбрикләнде. Югары Симет урта мәктәбе Саба районы мәктәпләре арасында 2 урынны алды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә ярдәм итү максатыннан, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе «Гаилә архивын бир»республика конкурсын үткәрә.


20
май, 2024 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлеге Яңа Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International