Адыгея республикасының Тлюстенхабль бистәсендә Россия команда чемпионаты һәм стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышлар илнең 18 төбәгеннән килгән 214 катнашучыны җыйды. Спортчылар медальләр өчен 10 күнегүдә көрәштеләр: шәхси, команда һәм катнаш парлар арасында.
Россия Чемпионатында хатын-кызлар арасында команда зачетында Зилә Батыршина бронза призер булды. Шулай ук Зилә Бөтенроссия ярышларында катнаш пар күнегүендә көмеш призер булды. Квалификациядә ул Кирилл Лявин белән 139 төгәл ату ясый, ә алтын матчта Краснодар спортчыларына 3-7 исәбе белән җиңеләләр.
Гомумән алганда, Россия - 2024 команда чемпионаты нәтиҗәләре буенча республика җыелма командасы ышанычлы җиңү яулады. Спортчылар 4 медаль яулый: 1 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза. Бөтенроссия ярышларында Татарстан спортчылары тагын 9 бүләк отты!