18-19 май көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Биектау районыннан, Удмуртия республикасыннан, Ростов, Ульяновск, Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты. Ярыш барлыгы алты маршрут буенча узды:
1 нче маршрут – “Общий зачет”- 115 һәм 120 см га кадәр
2 нче маршрут – “Общий зачет”– 90 см, “Дети” – 90 см га кадәр
3 нче маршрут – “Общий зачет”- 70 см га кадәр
4 нче маршрут – “Общий зачет” – 120 см һәм 125 см га кадәр
5 нче маршрут - “Общий зачет” – 100 см, “Дети” – 100 см га кадәр
6 нчы маршрут - “Общий зачет” – 80 см га кадәр.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Самара өлкәсеннәннән килгән ярышларның иганәчесе «ЗооПарк» кибете җитәкчесе Елена Борисова тәбрикләде.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
Беренче маршрут «Общий зачет» – 115 см:
1 урын – Ахмитшина Кира «Эспри» атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).
2 урын – Изиланова Дарья “Забег” атамалы атта (Казан шәһәре)
3 урын – Ахмитшина Кира «Скай Фол» атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).
«Общий зачет» - 120 см:
1 урын – Карагодина Наталья “Идеал” атамалы атта (Ростов өлкәсе)
2 урын – Ахмитшина Кира «Алина» атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).
3 урын - Фиошина Ангелина “Ритмичный” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре).
Икенче маршрут «Общий зачет» - 90 см:
1 урын – Сивко Олеся “Бон Пари” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре)
2 урын - Нефедова Алина “Умка” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре)
3 урын – Исупова Вероника “Харвей” атамалы атта (Удмуртия республикасы)
«Дети» - до 90 см:
1 урын - Костылева Софья “Диспозиция” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре)
2 урын – Антонова Таисия “Забег” атамалы атта (Казан шәһәре)
3 урын – Илалова Анелия “Трапеза” атамалы атта (Биектау районы)
Өченче маршрут «Общий зачет» - 70 см:
1 урын – Абдуллина Алинә “Макс” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре)
2 урын –Быстрых София “Ювелир” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре)
3 урын – Исупова Вероника “Харвей” атамалы атта (Удмуртия республикасы)
Дүртенче маршрут буенча «Общий зачет» - 120 см:
1 урын - Ахмитшина Кира «Эспри» атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).
2 урын - Фиошина Ангелина “Диспозиция” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре).
3 урын - Фиошина Ангелина “Ритмичный” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре).
«Общий зачет» - 125 см:
1 урын - Ахмитшина Кира «Алина» атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).
2 урын - Ахмитшина Кира «Кесанто» атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).
3 урын - Фиошина Ангелина “Ритмичный” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре).
Бишенче маршрут “Общий зачет” – 100 см:
1 урын – Карагодина Наталья “Идеал” атамалы атта (Ростов өлкәсе)
2 урын - Копотева Ксения “Клод Моне” атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).
3 урын – Иванова Александра “Стайл Мун Кэпитал” атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).
«Дети» - 100 см:
1 урын – Илалова Анелия “Трапеза” атамалы атта (Биектау районы)
2 урын – Антонова Таисия “Забег” атамалы атта (Казан шәһәре)
Алтынчы маршрут “Общий зачет” – 80 см:
1 урын – Абдуллина Алинә “Макс” атамалы атта (Яр Чаллы шәһәре)
2 урын – Лягина Елизавета “Гортлеттра Бру” атамалы атта (Казан шәһәре)
3 урын – Селякина Вероника “Рапира” атамалы атта («Сабантуй» спорт мәктәбе).
Спортчылар кубок, грамоталар, медальләр, һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. Спортчыларыбызны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!