Иске Мичән авылының “Зөбәрҗәт” чишмәсендә гаилә өмәсе
17 майда Килдебәк мәдәният йортында Гаилә елы кысаларында «Гаилә – ил терәге» район конкурсының сайлап алу туры булып узды
Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында - Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.
Авылыбыз мәдәният йорты сәхнәсендә Явлаштау урта мәктәбе “Матур эшләребез бар, якты теләгебез бар” дип исемләнгәг иҗат- отчет концертын тәкъдим итте. Җыр-биюләр белән үрелеп барган бу тамаша барлык тамашачыга бик ошады. Һәр катнашкан укучыга, аларны әзерләүчеләргә уңышлар телибез.
2024 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районы Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов катнашында, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Бу төр күчмә кабул итүләрнең төп максаты-гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итүче иң проблемалы мәсьәләләрне ачыклау. Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр, кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, финанс грамоталылыгы турында аңлатылды. Чара барышында сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле һәм финанс грамоталылыгы буенча мәгълүмат бирелә. Катнашучылар тиешле сыйфатлы товар алмашканда кулланучының хокуклары, техник яктан катлаулы товарларны кайтару сроклары турындагы мәсьәләләргә тукталдылар.
Картинг буенча төбәк-ара ярышларда Олимп спорт мәктәбе спортчыларының катнашуы
"Игенче" ҖЧҖ басуларында кукурузның 30 сортын күрсәтү
Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре эштән соңгы вакытларын да файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Спорт ярышларында, мәдәни чараларда да актив катнашалар. Шушы көннәрдә булып үткән "Әйдә ШаяРТ" татар КВН лигасында "Сабалетто" КВН командасы составында Финанс-бюджет палатасы белгече Рамиль Шакиров та катнашты. Актив, позитив яшьләрне туплаган Саба командасы "Әйдә ШаяРТ" татар КВН лигасында уңышлы чыгыш ясап, җиңүгә иреште. Гаилә елы һәм Халыкара гаилә көне кысаларында уздырылган "Гаилә җылысы" районкүләм фестивальда да Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Динә Билалова тормыш иптәше Инсаф белән катнаштылар һәм гаилә Саба муниципаль районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
16 майда, Идел буе федераль округы көнендә, ВДНХда Бөтенроссия туй фестивалендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе тарафыннан Россия Федерациясенең 13 субъектыннан парларның бер үк вакытта никахларын теркәүдә Татарстан Республикасының катнашуы оештырылды. Татарстанны Саба муниципаль районыннан бер пар тәкъдим итте: Мифтахов Данияр һәм Гаттарова Айгөл.